Бүген Россиянең Мактаулы донорларын бүләкләү тантанасы булды

2025 елның 30 сентябре, сишәмбе

Бүген «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге» ДАССУда Россиянең Мактаулы донорларын хөрмәтләү һәм бүләкләү тантанасы булды.

        Тантаналы чарада Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Зәки улы Фәррахов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Фатыйх кызы Яркаева катнашты.

       Бәйрәм чарасын Республика кан үзәге баш табибы Рамил Габделхак улы Тураев кан һәм аның компонентлары донорларына рәхмәт сүзләре әйтү белән ачып җибәрде. 

        Сәламләү чыгышларында Айрат Зәки улы Фәррахов һәм Фәридә Фатыйх кызы Яркаева Россиянең Мактаулы донорларын мактаулы исемнәре белән котладылар, игелекле эшчәнлекләре, якташларыбызга бәяләп бетергесез ярдәмнәре һәм тормышларын саклап калулары өчен тирән рәхмәтләрен белдерделәр. Шулай ук Айрат Зәкиевич республиканың Кан хезмәте Россия Кан хезмәте учреждениеләре арасында алдынгы урынны алып торуын, регионның медицина оешмаларын югары сыйфатлы һәм куркынычсыз кан компонентлары белән тәэмин итү буенча гаять катлаулы һәм җаваплы эшне искиткеч профессиональлек белән башкаруын билгеләп үтте.

      Россиянең Мактаулы донорларына лаеклы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International