Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы өлкәннәр көне белән котлый!
Хөрмәтле ветераннар! Кадерле әби-бабайларыбыз!
Сезне барыбыз өчен дә мөһим бәйрәм белән котлыйбыз!
Татарстанлыларның дүрттән бер өлеше – өлкән яшьтәге кешеләр. Сезгә һәрвакыт яраткан булып калуыгызны, туганнарыгыз белән очрашуларга шат булуыгызны, актив тормыш рәвеше алып баруыгызны телибез.
Сәламәтлегегезне саклагыз, вакытында табибларга мөрәҗәгать итүегезне һәм аларның киңәшләрен үтәвегезне сорыйбыз.
Сезгә озын гомер телибез, ә Тататарстанның медицина җәмәгатьчелеге моның өчен бөтен көчен куячак!