ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында «Сәламәтлек» милли проектын реальләштерү буенча видеоконференция узды

2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе

2013 елның 27 ноябрендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында «Татарстан Республикасында «ВИЧ-йогышны, В һәм С гепатитларны профилактикалау, ВИЧ белән авыруларны ачыклау һәм дәвалау» өлешендә «Сәламәтлек» приоритетлы милли проектын реальләштерү турында» темасы буенча СПИД каршы көрәш буенча Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карамагында булган ведомство арасындагы комиссиянең (түбәндә – ТР МК карамагында булган ВАК) киңәйтелгән утырышы булды. Утырыш муниципаль оешмалар белән видеоконференция тәртибендә узды.

Утырышта ТР МК карамагында булган ВАК әгъзалары, Татарстан Республикасы буенча Росздравнадзор идарәсе җитәкчесе Р.С. Сәфиуллин, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Р.Г. Шакирова, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты Аппаратының наркотикларга каршы эшен координацияләү бүлеге башлыгы Р.Г. Садыкова, Татарстан Республикасында бала хокукы буенча вәкаләтле, балалар хокукларын һәм хокук мәнфәгатьләрен яклау бүлеге башлыгы Н.В. Сапрыкин, Татарстан Республикасы Профсоюзлар Федерациясе рәисе урынбасары Н.И. Борознов, ТР буенча наркотиклар әйләнешен тикшерү буенча Россия Федерациясе Федераль хезмәтенең идарәсе башлыгы урынбасары Э.И. Гәрәев, ТР буенча Россиянең Җәзаларны үтәү Федераль хезмәте идарәсенең медицина бүлеге башлыгы М.И. Тимерҗанов, Сәламәтлек саклау Министрлык аппаратының хезмәткәрләре, республика сәламәтлек саклау оешмаларының җитәкчеләре, коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнаштылар.

Муниципаль оешмаларның селектор киңәшмәләр залларында муниципаль районнарның СПИДка каршы көрәшү буенча ведомство арасындагы комиссияләренең рәисләре, сәламәтлек саклау оешмаларының баш табиблары, Вич-йогышлы кешеләр белән эшләү өчен җаваплы табиблар булдылар.

Кереш сүз белән катнашучыларга Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары С.А. Осипов мөрәҗәгать итте.

Докладлар белән Н.И. Галиуллин, М.И. Тимерҗанов, Т.Р. Исламов чыгыш ясадылар.

Ахырда ТР МК карамагында булган ВАК карарының проекты тәкъдим ителде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International