Балалар республика клиник хастаханәсе табибы перинаталь медицина өлкәсендә "Беренче затлар" XII Бөтенроссия премиясе лауреаты булды

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Табиб-анестезиолог-реаниматолог,  Балалар республика клиник хастаханәсенең 3 нче номерлы яңа туган балалар өчен анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире Марат Сатретдинов перинаталь медицина өлкәсендә «Беренче затлар» XII Бөтенроссия премиясе лауреаты булды.Бу премия белгечләрнең зур казанышларын билгели, аларның эшләре иң кечкенә пациентларның гомерләрен саклап калуга турыдан-туры йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International