"Нәфис Косметикс" АҖ территориясендә ВИЧ профилактикасына багышланган мәгърифәтчелек акциясе узды

2025 елның 3 октябре, җомга

Бүген көнкүреш химиясе һәм косметика җитештерүчеләрнең әйдәп баручыларыннан берсе булган "Нәфис Косметикс" АҖ территориясендә хезмәткәрләрнең ВИЧ-инфекция проблемасы һәм аны профилактикалау ысуллары турында хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән әһәмиятле мәгърифәтчелек акциясе узды.

Чара «ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш республика үзәге» ДАССУ һәм Роспотребнадзор идарәсе белгечләре катнашында оештырылды.

Лекциянең төп спикерлары – СПИД үзәгенең профилактика бүлеге эпидемиологы Илья Рачков һәм Роспотребнадзор идарәсе вәкиле Булат Сафиуллин. Җылы һәм ышанычлы атмосферада алар завод хезмәткәрләре аудиториясе өчен "ВИЧ профилактикасы" темасына җентекле һәм аңлаешлы лекция үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International