Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстандагы бу елның санитар-эпидемиологик хәленә багышланган матбугат конференциясе узды.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика һәм эпидемиология буенча штаттан тыш баш белгече Дмитрий Лопушов билгеләп үткәнчә, 2 октябрьгә республикага грипптан 1 268 660 доза вакцина кайтарылган.
Гриппка каршы вакцинация кампаниясе дәвам итә. План күрсәткечләре буенча, балаларның 90% ы, йөкле хатыннарның 100% ы һәм медицина хезмәткәрләренең 100% ы, өлкәннәрнең 31,3% ы прививка ясалган. Асылда план 45,5% ка үтәлгән, кампания дәвам итә. Белгечләр октябрьдә, гадәттәгечә ноябрь–декабрьдә кискен респиратор вирус инфекциясе белән авыручылар саны артканчы прививка ясатырга киңәш итә.
Казанда метро станцияләре янында грипп һәм пневмокк инфекциясенә каршы вакцинация салкыннар башлану сәбәпле төгәлләнде. Барлыгы 18 348 өлкән кешегә грипптан һәм 1 543 өлкән кешегә пневмококк инфекциясенә каршы прививка ясалган.