Самара делегациясе Татарстанның сәламәтлек саклау системасы эше белән танышты

2025 елның 3 октябре, җомга

Безнең республикага Самара өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Регина Воробьева һәм Самара өлкәсе сәламәтлек саклау министры Андрей Орлов килде.

Алар Республика клиник хастаханәсе эше белән таныштылар. Кунакларга  пациентларны аеру триаж-системасын, кабул итү бүлегенең эшен, баш мие кан әйләнеше кискен бозылган пациентларга ярдәм күрсәтү циклын, шәфкать туташының мобиль постын һәм медицина мәгълүмат системасын күрсәттеләр.

Кунаклар шулай ук Казан шәһәре  М.Н. Садыйков ис. 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең дәвалау-реабилитацияләү үзәгендә булдылар. Югары технологияле җайланмалар эше белән таныштылар, маршрутлаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар һ. б.

Визит кысаларында Самара өлкәсе сәламәтлек саклау министры Андрей Орлов һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Альмир Абашев очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International