Чистай район үзәк хастаханәсендә кардиология һәм терапиянең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 6 октябре, дүшәмбе

Чистай  район үзәк хастаханәсендә республика мәктәбенең табиб кардиологлар һәм терапевтлар өчен күчмә белем бирү курсы узды.
Мәктәп кысаларында Идел буе федераль округы һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгечләренең кардиология һәм терапиянең төп аспектларына багышланган лекцияләре тыңланды. Белем бирү чарасы стационар базасында узды. Анда республиканың җиде районыннан: Алексеевск, Аксубай, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе һәм Чистай районнарыннан амбулатор-сырхауханә эше һәм медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасарлары, табиб-кардиологлар, табиб-терапевтлар, табиб-реаниматологлар, ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшерлары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International