Мамадыш район үзәк хастаханәсендә әһәмиятле вакыйга булды - учреждение тарихында беренче тапкыр хастаханә администрациясе беренчел профсоюз оешмасы белән берлектә бала көтүче хатыннар өчен бәйрәм чарасы оештырды.
Тантанада медицина учреждениесе җитәкчелеге: баш табиб Руслан Заһир улы Гарипов, амбулатор-сырхауханә эше буенча баш табиб урынбасары Ландыш Камил кызы Мөбәрәкҗанова, сырхауханә мөдире Елена Валентиновна Алмусави, гинекология бүлеге мөдире, табиб-акушер-гинеколог Миләүшә Рәзин кызы Вәлиуллина һәм беренчел профсоюз оешмасы рәисе Лилия Әкрәм кызы Сәгъдиева катнашты.
Булачак әниләрнең барысы да бүләккә чәчәк бәйләмнәре һәм балалар киемнәре кибетенә сертификатлар алдылар.