Кичә Мамадыш район үзәк хастаханәсендә капиталь ремонттан соң хуҗалык блогын ачу тантанасы булды.
Чарада Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Ильич Никитин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Руслан Заһир улы Гарипов һәм учреждение хезмәткәрләре катнашты.
Тантананы Вадим Ильич Никитин ачып җибәрде. Үз чыгышында ул хастаханә коллективын яңартылган объектны файдалануга тапшыру белән котлады, республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде һәм дәвалау учреждениесе бүлекләрен ремонтлау буенча киләчәккә планнар билгеләде.
Хастаханәнең хуҗалык блогына капиталь ремонт хастаханәләрнең стационар объектларын ремонтлау республика программасы кысаларында үткәрелгән.