Бүген Казанда «TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» дигән эшлекле форум башланды

2025 елның 8 октябре, чәршәмбе

Хезмәттәшлекнең мөһим юнәлешләренең берсе – сәламәтлек саклау. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы оештырган «Традицияләр һәм инновацияләр: Татарстанда һәм Һиндстанда медицинаның киләчәген үткән заман тәҗрибәсе ничек формалаштыра» дигән панель дискуссия бу темага багышланган. Спикерлар – Һиндстан һәм Татарстаннан экспертлар, табиблар, галимнәр һәм сәламәтлек саклауны оештыручылар.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев: "Һиндстан безнең өчен - зур икътисад, бик диверсификацияләнгән, үз-үзен тәэмин итә торган медицина сәнәгате һәм медицина хезмәтләре өлкәсе. Безнең диалог традицион дәвалау ысулларына карата позицияләрне якынайтырга мөмкинлек бирер, дип ышанам. Без Һиндстанда югары технологияле медицинаны үстерү өчен нинди технологияләр барлыгын карарбыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International