Алексей Песошин яңа сәламәтлек саклау министрын тәкъдим итте

2025 елның 8 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллективына министрны тәкъдим итте. Аңа Альмир Рәшит улы Абашев билгеләнде.

2019 елның апреленнән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгының беренче урынбасары вазифасын башкарган.

2025 елның августында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнгән.

2025 елның 8 октябрендә ТР Рәисе Р.Н. Миңнеханов Указы белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры вазифасына билгеләнде.

Альмир Рәшит улы Абашев 1975 елның 6 декабрендә Казанда туа.

«Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын, аннары Казан дәүләт медицина академиясенең неврология, вертеброневрология һәм мануаль медицина кафедрасында клиник ординатураны тәмамлый.

Республика вертеброневрология үзәгендә неврология бүлеге мөдире була.

Республика клиник неврология үзәге генераль директоры урынбасары булып эшли.

Ел ярым «Обсерватория» Республика балалар туберкулез шифаханәсенең баш табибы вазифасын башкара.

2003 елдан 2016 елга кадәр 2 нче номерлы Республика клиник хастаханәсенең баш табибы була. Аннары өч ел Казан федераль университетының медицина-санитария бүлеген җитәкли.

Татарстан Республикасының атказанган табибы. Медицина фәннәре кандидаты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International