«Сәламәтлек» программасының күчмә студиясендә кунак – сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин. Өлкәнең зәгыйфь урыннары, беренчел буын, яңа мәсьәләләр һәм үсеш планнары, профилактик медицина, сәламәт яшәү рәвешенең нигезләре һәм башкалар турында министрның эчтәлекле интервьюсында.
Программаның махсус сюжеты йод җитешми торган авыруларны профилактикалау мәсьәләләренә багышланган.
Татарстанда масштаблы өлкән халыкны диспансерлаштыру программасы дәвам итә! «Сәламәтлек» программасы искә төшерә: «Диспансеризацияне вакытында узарга онытмагыз!»
Бу һәм башка мәсьәләләр турында «Сәламәтлек» программасында шимбә көнне 30 ноябрьдә 10 сәг.40 мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында карагыз.