Рязань өлкәсеннән коллегалар Балалар республика клиник хастаханәсендә

2025 елның 13 октябре, дүшәмбе

Балалар республика клиник хастаханәсенә хастаханә эше белән танышу һәм тәҗрибә уртаклашу максатыннан Рязань өлкәсеннән делегация килде. Бу эш сәфәре сәламәтлек саклау өлкәсендә яшь пациентларга медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән төбәкара хезмәттәшлектә мөһим этап булып тора.

Составына Рязань өлкәсе сәламәтлек саклау министры урынбасары, Рязань өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгының акушерлык-гинекология ярдәмен һәм балаларга медицина ярдәмен оештыру бүлеге башлыгы, «Өлкә клиник перинаталь үзәге» РӨ ДБУ баш табибы урынбасары кергән делегация Балалар республика клиник хастаханәсе җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре тарафыннан җылы каршы алынды. Эш сәфәре программасы җентекләп планлаштырылган иде һәм медицина учреждениесе эшчәнлегенең барлык төп аспектларын колачлады.

Программаның беренче пункты хастаханә бүлекчәләре буенча танышу экскурсиясе булды. Кунаклар Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгендә булдылар. Нур диагностикасы, диагностика бүлекләрендә хәзерге заман җайланмаларына аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International