Бөтенроссия сөт бизе яман шешенә каршы көрәш атналыгы кысаларында 13-19 октябрьдә Республика клиник тире-венерология диспансерының медицина профилактикасы бүлеге мөдире Елена Төхвәтуллина бу темага кайбер аңлатмалар бирә.
Сөт бизенең яман шеше башлангыч стадияләрдә симптомнарсыз үсә һәм бердәнбер билге тиренең үзгәрүе булырга мөмкин. Гадәти булмаган кызару яки җәрәхәтләнмичә күгәргән урыннар барлыкка килү инде уйланырга һәм ашыгыч рәвештә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә сәбәп!
Типик билгеләр булып тыгыз һәм шомармый торган җыерчыклылык, тире калынаю фонында «лимон кабыгы», имчәк өлкәсендә төзәлми торган җәрәхәт яки сыеклык тора. Әлеге симптомнар шешнең тирегә якын үсүе яки шешнең тире астында һәм аның калынлыгында урнашкан вак кан тамырларына һәм капиллярларга үсүе белән бәйле.
Кайвакыт тире билгеләре «ялкын телләрен» хәтерләтә – кырыйлары тигез булмаган гиперемия, ул күкрәк читлеге тиресенә дә тарала.
Сөт бизенең Педжет авыруы вакытында - тире яман шешенең сирәк формасы, кызару, имчәкнең калынаюы, коры һәм юеш кабыклар барлыкка килүе күзәтелә, процесс ареоладан читкә сөт бизенең тиресенә тарала. Симптомнар псориаз яки экзема белән охшаш, шуңа күрә диагноз кую өчен дифференциаль диагностика үткәрергә кирәк.
Сөт бизләренең тире япмасында нинди генә аңлашылмаслык күренешләр булса да, белгечләргә мөрәҗәгать итегез! Авыруның көчәюе һәм тормыш өчен куркыныч янавы аркасында үз-үзеңне дәвалау ярамый һәм куркыныч!