Татарстанның Арча районында яшәүче 41 яшьлек хатын-кыз Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә бавыр трансплантациясеннән соң икенче баласын тапкан инде.
Беренче йөклелек белгечләр күзәтүендә узган, хатын-кыз бөтен срокта диярлек медицина учреждениесендә була. Дөньяга сау-сәламәт кыз туа.
Өч елдан соң хатын үз табибларына яңадан йөкле булуын хәбәр итә. Берничә консилиумнан һәм тикшерүләрдән соң табиблар йөклелекне дәвам итәргә карар кыла.
"Табибларның команда эше нәтиҗәсендә хатын-кыз баланы срокка ярашлы туар вакытына кадәр күтәреп йөртә алды. Бөтен йөклелеген ул трансплантологлар, акушер-гинекологлар, кардиологлар һәм гепатологлар контролендә була. Һәм беренче йөклелектән аермалы буларак, хатын-кыз стационарда булмаган. Татарстан өчен бу уникаль – хатын-кыз бавыр күчереп утыртканнан соң ике сәламәт бала таба алган беренче очрак», – дип сөйләде Татарстан Республикасы клиник хастаханәсенең перинаталь үзәге җитәкчесе Нигина Нигъмәтулина.
