Бүген "Теләче район үзәк хастаханәсе" ДАССУның шикәр диабеты белән авыручы пациентлар төркеме "ТР ССМ РКХ" ДАССУның төбәк эндокринология үзәгенә тирәнтен диагностика һәм терапевтик тактиканы төзәтү өчен җибәрелде. Пациентлар Теләче районы башкарма комитеты автотранспорты белән китерелде.
Үзәктә булганда һәр пациент диабетология үзәге мөдире, табиб-эндокринолог Зәйнуллина Чулпан Фирдәвис кызы тарафыннан комплекслы тикшерү узды. Ул гликемик контрольне, диабетик катлаулануларның булу-булмавын һәм стадиясен бәяләүне, шулай ук дәвалауның хәзерге схемасын анализлауны үз эченә алган иде.
Беренчел тикшерү нәтиҗәләре һәм анамнестик мәгълүматлар нигезендә кайбер пациентларга катнаш белгечләр консультацияләре билгеләнде. Аерым алганда, кардиаль патология билгеләре булган пациентлар кардиологка консультациягә җибәрелгән. Периферик ангиопатия симптомнары булган пациентлар, кан тамырларының ультратавыш допплерографиясен кулланып, аскы очлыклар артерияләренең стеноз дәрәҗәсен бәяләү өчен, кан тамырлары хирургыннан киңәшләр алганнар.