Кама балалар медицина үзәгенең табиб-анестезиолог-реаниматологлары – үз эшенең чын профессионаллары. Алар нәтиҗәле ярдәм күрсәтү өчен даими рәвештә яңа методикаларны үзләштерә.
Бу табиблар - чын супергеройлар, алар көн саен балалар хастаханәсендә иң кечкенә пациентларның гомерләрен саклап калалар. Нәкъ менә алар операцияләр вакытында куркынычсызлыкны һәм уңайлылыкны тәэмин итә, авыр хәлләрне җиңәргә ярдәм итә һәм гаиләләргә өмет бүләк итә.
Перинаталь үзәктә дә анестезиолог-реаниматологларның аерым роле – алар бала табуда ярдәм итү процессында төп катнашучылар.
Фоторепортаж сылтамада: здесь

Хезмәтегез, сабырлыгыгыз һәм һәр пациентта ярдәмгә мохтаҗ шәхесне күрә белүегез өчен сезнең алда баш иябез.
Күбрәк фото сылтамада: здесь