Таныш булыгыз, безнең яшь белгечләр! Түбән Кама район үзәк күппрофильле хастаханәсендә күптән түгел яңа табиб-эндокринолог Николаева Виктория Игоревна эшкә урнашты.
Виктория Игоревна Түбән Камада туган. Ул Ижау дәүләт медицина академиясен тәмамлаган, ә аннары максатчан юнәлеш буенча Россия фәнни-тикшеренү медицина университеты ординатурасына укырга кергән. Хәзер яшь белгеч 1 нче поликлиникада эшли.