Балалар республика клиник хастаханәсе белгечләре Яшел Үзәндә

2025 елның 20 октябре, дүшәмбе

Балалар республика  клиник хастаханәсенең әйдәүче табиблары Яшел Үзәннең 1 нче номерлы балалар поликлиникасы шартларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга күчмә тикшеренү үткәрә башладылар!

Димәк, Балалар республика  клиник хастаханәсе кардиологы, неврологы һәм  офтальмологы консультацияләрен хәзер республика хастаханәсенә катлаулы сәфәрдән башка  алырга мөмкин.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 80нән артык бала квалификацияле медицина тикшерүе һәм рекомендацияләр алды инде. Күчмә консультацияләр атна саен көз ахырына кадәр планлаштырылган.

Моннан тыш, Балалар республика  клиник хастаханәсенең Сәламәтлек үзәге шулай ук укучыларыбызны актив тикшерә. Беренче белем бирү учреждениесе – Яшел Үзәннең 14 нче лицее. Монда йөздән артык бала каралган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International