Биналарга капиталь ремонт Аксубай район үзәк хастаханәсенең Пионер бистәсендәге һәм Иске Татар Әдәмсуы авылындагы фельдшер-акушерлык пунктларында төгәлләнде.
Ремонт «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча башкарылган.