ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында бүген 2024 елның августыннан махсус хәрби операция уздыру зонасында эшләүче Казан табибын сәламләделәр.
Рәшитов Ленар Зөлфәр улы – Казанның 6 нчы балалар поликлиникасы статистика кабинеты мөдире, табиб-статистик, медицина фәннәре докторы, Казан дәүләт медицина университеты кафедрасы доценты.
Махсус хәрби операция уздыру зонасында хәрби бурычларны уңышлы үтәгәне өчен ведомство һәм дәүләт бүләкләре белән бүләкләнде: 01.02.2025 елгы «Сугышчан батырлыклар өчен» медале, 05.03.2025 елгы «Махсус хәрби операциядә катнашу өчен» медале, 24.08.2025 елгы «Кырым Лука» медале.
Бүген министр урынбасары Илдар Рәзин улы Фатихов табибка күпьеллык намуслы хезмәте һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Рәхмәт хатын тапшырды.