Түбән Кама район үзәк күппрофильле хастаханәсенә яңа терапевт эшкә урнашты

2025 елның 21 октябре, сишәмбе

Сычева Ксения Игоревна – 1 нче поликлиниканың участок терапевты. Ксения Игоревна тумышы белән Түбән Камадан, Ижау дәүләт медицина академиясен тәмамлаганнан соң туган шәһәренә әйләнеп кайта.

Ксения өчен һөнәр сайлау очраклы булмаган. Аның әбисе шәфкать туташы булып эшләгән һәм яраткан оныгына медицина вузына керергә киңәш иткән.

"Кешеләргә ярдәм итәсе, аларның хәлен яхшыртасы килә. Чын күңелдән файдалы буласы килә", – дип уртаклаша К. Сычева.

Хәзер Ксения тәҗрибәле остазда стажировка уза, ә инде якын арада 33 нче участокта пациентлар кабул итә башлаячак. Аның профессиональ максатлары да бар, ул ординатурага керергә хыяллана, эндокринология белән кардиология арасында сайлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International