Лектор булып табиб-инфекционист Эльмира Ярмушева чыгыш ясады. Укыту чарасында стационар бүлекчәләре мөдирләре, тар белгечлек табиблары һәм шәфкать туташлары катнашты.
Белгеч бизгәк кузгатучыларның биологиясе үзенчәлекләре, аларның тормыш циклы, лаборатор диагностиканың хәзерге заман методлары турында сөйләде.
Табиб-инфекционист хәбәр иткәнчә, малярия — авыр паразитар авыру, ул бизгәк өянәге, анемия, бавыр һәм талакның зураюы белән чагыла.
Инфекциянең чыганагы – кеше: авыру яки паразит йөртүче. Инфекцияне анофелес ыругы черкиләре тарата.
Йогышлану ешрак малярия черкиләре тешләгәндә була, бәлки — кан җибәргәндә, авыруның яки йөртүченең каны белән зарарланган медицина инструментлары аша, шулай ук анадан яралгыга.