26 ноябрьдә сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин боерыгы буенча шәһәрнең балалар сырхауханәсенең баш табибы вазыйфасына элегрәк Казанның 2нче номерлы балалар сырхауханәсе педиатрия бүлегенең мөдире булып эшләгән Мөхәммәтгатова Лилия Мәгъсум кызы билгеләнде.
Белешмә өчен:
Мөхәммәтгатова Лилия Мәгъсум кызы
1981 елда Буа ш. Луначарский исемендәге УББМ тәмамлады;
Эш тәҗрибәсе:
1988 башлап 1999 елга кадәр участок педиатр-табибы булып Ульяновск ш. 5нче номерлы Балалар сырхауханәсендә эшләде;
1999 елдан башлап Казанның 2нче номерлы балалар сырхауханәсе филиалының мәктәпкәчә бүлегенең мөдире булып эшләде.
2003 елда педиатрия бүлегенең мөдире вазыйфасына күчерелде.
1998 елның апрелендә – педиатрия белгечлеге буенча беренче квалификация категориясе бирелде
2003 елның апрелендә – педиатр-табибның иң югары квалификация категориясе бирелде, ә 2013 елның апрелендә ул категория расланды.
2005 елның 22 февралендә ТР ССМ Сәламәтлек саклау идарәсенең Хөрмәт грамотасы
2011 елның 4 маенда Казан ш. муниципаль оешмасының Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе Хөрмәт грамотасы.