Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Иҗтимагый советының 2026 елга экспертлар тәкъдим иткән министрлык максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру турында фикер алышу буенча утырыш булды.
Иҗтимагый совет утырышында катнаштылар:
Татарстан Республикасы Рәисе департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча иҗтимагый проектлар бүлеге мөдире урынбасары Булат Гали улы Ширеев;
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Рәзин улы Фатихов;
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре;
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Иҗтимагый советы әгъзалары;
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан экспертлар.
Утырыш барышында 17 өстенлекле максат һәм бурыч формалаштырылды, алар буенча ай дәвамында Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында халыктан электрон сораштыру үткәреләчәк.