Кукмара районының Яңа Каенсар авылында хәзерге заман модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше төгәлләнде.
Медицина учреждениесен «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә төзегәннәр.
Хәзерге вакытта территорияне төзекләндерү һәм кирәкле норматив-техник документацияне рәсмиләштерү буенча актив эш алып барыла.