Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясе

2025 елның 24 октябре, җомга

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көненә (29 октябрьдә билгеләп үтелә) багышланган матбугат конференциясе узды.
Анда катнаштылар:
- Тимур Демин, табиб-невролог, «Төбәкара клиник-диагностика үзәге» ДАССУның баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы белән авыручылар өчен неврология бүлеге мөдире, медицина фәннәре докторы, КДМУның тернәкләндерү һәм спорт медицинасы кафедрасы ассистенты, "Зәңгәр тасма" инсульт белән авыручыларга ярдәм фонды президенты;
- Марат Сәйхунов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече, «Төбәкара клиник-диагностика үзәге» ДАССУның неврология бүлеге мөдире;
- Чыңгыз Мәхмүтов, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе.

Марат Сәйхунов: "Ел саен Татарстанда яшәүче 19 меңгә якын кеше хастаханәләргә инсульт белән мөрәҗәгать итә. Бу сан даими тирбәлә, ләкин экстремаль үсеш юк. Шуңа да карамастан, инсульт кичергән кешеләрнең нибары 8% ы үзләренең гадәти тормышларына кайта. Күп кеше инвалидлык ала".

Видеотрансляция

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International