Автотранспорт хезмәткәрләре көнендә Алабуга район үзәк хастаханәсенең профсоюз комитеты үз эшенә бирелгән машина йөртүчеләрнең эшләрен билгеләп үтте.
Профсоюз хәрәкәтенә керткән өлеше өчен һәм һөнәри бәйрәмнәре - Автотранспорт хезмәткәре көне уңаеннан профсоюз комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр:
* Хөснетдинов Ринат Равил улы , Алабуга район үзәк хастаханәсенең ХОП йөртүчесе ;
• Сычков Сергей Николаевич, Алабуга район үзәк хастаханәсенең Ашыгыч медицина ярдәме станциясе йөртүчесе.
Алабуга үзәк район хастаханәсенең профсоюз комитеты барлык машина йөртүчеләрне чын күңелдән Автомобильчеләр көне белән котлый!
