«Коллектив акыл»: Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә столбнякны диагностикалау һәм дәвалау турында сөйләделәр

2025 елның 27 октябре, дүшәмбе

А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә табиб-инфекционистлар һәм катнаш профильләр белгечләре өчен «Коллектив акыл» белем бирү проектының чираттагы утырышы булды. Очрашу «Клиник очракны тикшерү: столбняк» темасына багышланган иде.

Доклад белән КДМУның балалар инфекцияләре кафедрасы ординаторы Анна Копылова чыгыш ясады. Чакырылган эксперт сыйфатында КДМУның балалар инфекцияләре кафедрасы мөдире, м.ф. д., профессор Анохин В. А. чыгыш ясады. Очрашуның модераторы – ТР ССМ штаттан тыш баш инфекционисты, м. ф. д. Хаертынов Х.С. докладны тыңларга видеоконференцэлемтә аша бөтен республикадан инфекционистлар, терапевтлар һәм педиатрлар чакырылды.

Табиб Копылова инфекция кузгатучы, авыруның клиник билгеләре һәм диагностика методлары турында сөйләде.  Балалар республика клиник хастаханәсендә дәваланган пациентның авыру тарихын тикшерүгә аерым игътибар бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International