Әлмәттә 24-25 октябрь көннәрендә ел саен үткәрелә торган «Безнең заман – безнең вакыт» эшләүче яшьләр иҗатының XIII ачык республика телевизион фестиваленең зона туры узды. Быел фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елына багышлана.
Конкурсның ике көнендә жюри 70 иҗат номерын өч төп номинациядә бәяләргә тиеш иде: «Хореография», «Музыка» һәм «Дан минуты». Фестивальдә республиканың 12 шәһәр һәм районыннан барлыгы 45 предприятие һәм оешма вәкилләре катнашты.
.jpg)
Чистай район үзәк хастаханәсе коллективы берьюлы берничә юнәлештә призлы урыннар яулады: «Вокал» номинациясендә «Это Россия» җыры белән ансамбль беренче урынга лаек булды, «Помните ребята» җыры белән алар шулай ук беренче урынга чыктылар. «Вокал соло» номинациясендә – беренче урын, «Хореография» (ансамбльләр) номинациясендә – беренче урын, хореография (трио) номинациясендә – икенче урын. «Дан минуты» номинациясендә – өченче урын.
Барлык конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча Чистай район үзәк хастаханәсе яшьләр советы командасы гомумкоманда зачетында икенче урынны алды һәм Казанда узачак суперфиналга чыкты.
.jpg)