Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев һәм Казан мэры Илсур Метшин «Весна» торак комплексында төзелгән поликлиникада булдылар.
Яңа медицина учреждениесе 20 нче шәһәр поликлиникасының җиденче филиалы булачак. Анда 17 бүлек һәм 130 медицина кабинеты, 18 административ бина һәм архив булачак.
"Микрорайонның үсеш темпларын исәпкә алып, 2030 елга без сменага килүчеләр санын арттырырга, өстәмә кабинетлар ачарга һәм поликлиниканың йөкләнешен күтәреп чыгуын тәэмин итәргә планлаштырабыз. Без киләчәккә – якындагы елларга исәп тотабыз", – дип уртаклашты ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев.
Поликлиника «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән.
Поликлиникада «Весна», Самосырово, Константиновкада яшәүчеләргә беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтеләчәк. Медицина учреждениесе 36 мең кешегә хезмәт күрсәтәчәк һәм сменасына 400 кешегә исәпләнгән.