Бүген Казанда балаларның күрү сәләтенә багышланган арт-объект ачылды. Арт-объект балаларның сыйфатлы күрү сәләтен саклау символы һәм ата-аналарга сәламәт балачакны саклауның мөһимлеген искәртү булып тора.
Уникаль корылма шәһәргә һәм аның халкына Татарстанның зур офтальмология клиникалары челтәреннән бүләк булды һәм символик рәвештә «Күзгә-Күз» исемен йөртә.
Ачылу хөрмәтенә оештырылган чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов, Казан шәһәренең баш рәссамы, Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары – шәһәр дизайны бүлеге башлыгы Жанна Белицкая, архитектор-дизайнер, Россия дизайнерлар берлеге әгъзасы Беляев Артем Викторович, клиника директоры, КДМАның офтальмология кафедрасы мөдире Эльмира Абдулаева, шулай ук клиника коллективы булды.
