Казан, 2025 елның 30 октябре – Татарстан Республикасында телемедицина кардиология ярдәмен үстерүдә мөһим чиккә ирешелде: «Татарстан Республикасының бердәм кардиологы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2016 ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр бердәм базада 10 миллионнан артык тикшеренү теркәлгән.
Бу халыкны киң колачлауны һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә цифрлы карарларга ихтыяҗның югары булуын күрсәтә.
Кан әйләнеше системасы авырулары элеккечә Россиядә үлем сәбәпләре арасында беренче урында тора, һәм «Бердәм кардиолог» проекты әлеге авырулар белән көрәшкә саллы өлеш кертә. 2020 елдан цифрлы ЭКГ, Холтер, үпкәләрнең хроник обструктив авыруын диагностикалау өчен спирометрлар һәм йөрәк-кан тамырлары системасын тикшерүче башка медицина аппаратлары бердәм мәгълүмат җыю системасына тоташтырылган. Программа зур шәһәр клиникаларыннан алып ерак район хастаханәләренә кадәр бөтен республика буенча тикшеренүләрне сакларга, алмашырга һәм тиз арада файдаланырга мөмкинлек бирә.
Бүгенге көндә системада 2125 ЭКГ аппараты, шулай ук бердәм дәүләт сәламәтлек саклау мәгълүмат системасы (ЕГИСЗ) белән интеграцияләнгән йөзләгән башка диагностика җайланмалары эшли.