Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстандагы хәзерге санитар-эпидемиологик вәзгыять турында матбугат конференциясе узды.
Анда катнаштылар:
- Любовь Авдонина, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары;
- Дмитрий Лопушов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының вакцинопрофилактика һәм эпидемиология буенча штаттан тыш баш белгече.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече билгеләп үткәнчә, гриппка каршы вакцинация кампаниясе актив дәвам итә һәм ахырына якынлашып килә. Бүгенгә Татарстанда яшәүче 1,7 миллионга якын кешегә прививка ясалган.
Матбугат конференциясе язмасы сылтама буенча карарга мөмкин: ссылке