Чирмешән район үзәк хастаханәсе коллективы яңа кадрлар белән тулыланды.
2025 ел башыннан үзәк район хастаханәсенә 6 табиб-белгеч эшкә урнашты: ике табиб-педиатр, ике табиб-терапевт, табиб-хирург һәм табиб-акушер-гинеколог.
Бүгенге көндә кадрлар составы йөз процентка диярлек тупланган.
Якын арада табиб-отоларинголог (лор), табиб-эпидемиологның эшкә урнаштырылуы көтелә.
Яшь табибларның район больницаларында эш сайлавы сөендерә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында яшь табибларга ярдәм итүнең «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Медицина кадрлары» төбәк программасы эшли.