Чирмешән район хастаханәсе коллективы Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәтенә махсус хәрби операциядә катнашкан Россия хәрбиләре өчен гуманитар ярдәм тапшырды.
Баш табиб Лилия Мортазина җыелган ярдәмне идарә вәкилләренә үзе тапшырды. Бу сугышчылар өчен медикаментлар һәм медицина кирәк-яраклары.
Район хастаханәсе коллективы җыйган гуманитар ярдәм алгы сызыкка китереләчәк һәм турыдан-туры Татарстан Республикасы хәрбиләренә тапшырылачак.