Бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Альмир Рәшит улы Абашев үзенең яңа урынбасарларын тәкъдим итте.
Министрның беренче урынбасары итеп Демьянова Елена Владимировна билгеләнде. Элегрәк ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Дәвалау һәм профилактика ярдәме идарәсе башлыгы вазифасын башкарган.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы итеп Әхмәдиев Илназ Миңнемулла улы билгеләнде. Моңа кадәр ул Балык Бистәсе район үзәк хастаханәсенең баш табибы вазифасын башкарган.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары итеп Сибгатов Илнур Заһит улы билгеләнде. Элегрәк – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина техникасы бүлеге башлыгы, Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы җитәкчесе ярдәмчесе.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары итеп Ефремов Андрей Анатольевич билгеләнде. Моңа кадәр Республика медицина мәгълүмат-аналитика үзәгенең директорның сәламәтлек саклауны цифрлаштыру буенча урынбасары булган.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Валерьевич Песошин күрсәтмәләре белән ведомствоның барлык яңа урынбасарлары үз вазифаларына 10 ноябрьдән керешәчәк.