Мәскәүдә «Абилимпикс» Бөтенроссия чемпионаты узды. Татарстан Республикасының «Алтын командасы» зур уңышлар күрсәтте һәм илнең иң яхшы профессионаллары арасында призлы урыннар яулады!
«Теш технигы» компетенциясе
АЛТЫН – Фазылов Азамат, Чаллы медицина көллиятен 2021 елда тәмамлаган, «Белгеч» категориясе;
АЛТЫН – Бояров Артур, 2025 елда Чаллы медицина көллиятен тәмамлаган, «Студент» категориясе;
БРОНЗА – Раил Козлов, Яр Чаллы шәһәренең 88нче мәктәбе укучысы, «мәктәп укучысы» категориясе.
Җиңүчеләрнең остазлары – Яр Чаллы медицина көллияте педагоглары:
Григорьева Лилия Сергей кызы, Сәләхиева Алинә Ирек кызы, Гоголева Альбина Хәлим кызы
«Медицина һәм социаль тәрбия» компетенциясе
Иң яхшысы дип 84 нче лицей укучысы Вәлиуллина Амелия танылды ( АЛТЫН). Аның казанышы остазлары Ермолаева Елена Степановна, Латыйпова Азалия Азат кызы, Яр Чаллы медицина көллияте укытучылары ярдәме белән ирешелде.
Без педагогларга чемпионнар әзерләүгә керткән өлешләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез һәм талантлы яшь белгечләребезнең нәтиҗәләре белән горурланабыз!
Балаларга һөнәри үсеш юлында яңа казанышлар һәм илһам телибез!