Мамадыш район үзәк хастаханәсенә эксперт классындагы ике яңа ультратавыш аппараты кайтты. Ике аппарат та файдалануга тапшырылган инде.
Яңа җиһазлар тормыш өчен мөһим тикшеренүләрне тагын да төгәлрәк, уңайлырак итәргә тиеш.
Мамадыш район үзәк хастаханәсе баш табибы Руслан Заһир улы Гарипов: "Бу безнең өчен әһәмиятле вакыйга. Ике УЗИ-аппаратның килүе – сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасының реаль нәтиҗәсе. Хәзер безнең белгечләр эксперт дәрәҗәсендәге инструментка ия, ул йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын иртә һәм төгәл диагностикалау өчен бөтенләй яңа мөмкинлекләр ача. Бу безнең район медицинасы үсешенә зур өлеш кертә».
УЗИ-аппаратлар Татарстан Республикасы дәвалау учреждениеләренең медицина җиһазларын модернизацияләүнең республика программасы буенча сатып алынды (Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендәге ТР Хөкүмәте һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән).
