ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 2026 елга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының гавами максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча тавыш бирү уза – https://open.tatarstan.ru/polls/. «Услуги РТ» мобиль кушымтасында да тавыш бирергә мөмкин. Сораштыру 4 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Республика халкы проект экспертлары формалаштырган тәкъдимнәрне сайлап кына калмыйча, үз вариантын да тәкъдим итә ала. Иң күп тавыш җыйган өстенлекләр декабрьдә гражданнар белән бергә министрлык карамагындагы иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышында тикшереләчәк.
Нәтиҗәдә 2026 елга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 5-7 өстенлекле максаты билгеләнәчәк.