Балтач район үзәк хастаханәсендә «Мөмкин булмаган бернәрсә дә юк. Кече шәһәрләр хирургиясе: чакырулар, карарлар, инновацияләр" темасына фәнни-гамәли конференция узды.

2025 елның 10 ноябре, дүшәмбе

Конференциядә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, медицина консультатив-диагностика үзәге вәкилләре, шулай ук Киров өлкәсеннән Малмыж РҮХ дә кертеп, 11 район үзәк хастаханәсе җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Конференция башында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш хирургы Евгений Анатольевич Мельников чыгыш ясады. Ул республикада хирургия ярдәменең торышын үз күзаллаулары белән уртаклашты.

Шулай ук катнашучыларны «Балтач үзәк район хастаханәсе» ДАССУның баш табибы Сәфәров Рамил Рәфхәт улы сәламләде һәм фәнни-гамәли конференцияләрнең тәҗрибә уртаклашу һәм сәламәтлек саклауны үстерү өчен мөһим корал булуын билгеләп үтте.

Конференция барышында кызыклы докладлар яңгырады. Вадим Александрович Трухалев, медицина фәннәре кандидаты, РФ ССМ ПИМУ ФДБМУ факультет хирургиясе һәм трансплантология кафедрасы доценты һәм Түбән Новгородның 12нче Шәһәр клиник хастаханәсенең хирургия буенча баш табиб урынбасары «Без кая барабыз? Регионнарда хирургияне үстерү перспективалары» дигән темага презентация белән чыгыш ясады.

Конференциядә шулай ук корсакның алгы стенасындагы бүсерләр вакытында эндохирургия операцияләрен башкаруның актуаль мәсьәләләре дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International