«Татарча диктант» бөтендөнья акциясе

2025 елның 11 ноябре, сишәмбе

14-16 ноябрьдә татар телендә белем дәрәҗәсен тикшерүгә һәм туган телне популярлаштыруга юнәлдерелгән «Татарча диктант» бөтендөнья белем акциясе узачак.

Бу масштаблы чара татар теленә битараф булмаган меңләгән кешене берләштерә: мәктәп укучыларын, студентларны, укытучыларны, галимнәрне, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләрен, журналистларны, иҗат кешеләрен, шулай ук татар телен өйрәнүче һәм аңа хөрмәт белән караган башка милләт вәкилләрен.

Акция ирекле һәм түләүсез характерда, Россиянең һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә бер үк вакытта барлык теләүчеләр өчен үткәрелә.

Яшенә, җенесенә, белеменә, нинди дин тотуына, һөнәренә, гаилә хәленә һәм мәнфәгатьләренә карамастан, һәркем катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International