Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында Удмуртия Республикасы делегациясенә стажировка нәтиҗәләре буенча дипломнар тапшыру узды

2025 елның 12 ноябре, чәршәмбе

Удмуртия сәламәтлек саклау министры урынбасарлары, медицина учреждениеләренең баш табиблары Татарстанның сакчыл технологияләрне гамәлгә кертү тәҗрибәсе белән танышты.

«Медицина оешмалары белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыруда сакчыл технологияләр (операцион менеджмент)» укыту программасы Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмендә Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты тарафыннан эшләнде.

Анда Удмуртия Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасарлары Артем Школяр һәм Наталья Соколова, шулай ук республика, район һәм шәһәр медицина оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Программа 36 сәгатькә исәпләнгән, өстәвенә күпчелек вакыт нәкъ менә гамәли аспектларга багышланган иде. Делегация Казан шәһәренең 7 нче Балалар шәһәр клиник хастаханәсе һәм 21 нче Шәһәр поликлиникасы, Республика клиник хастаханәсе, шулай ук «Миллениум» клиникасы эше белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International