Республикада ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» конкурсына йомгак ясалды.
2025 елда «Дәүләт органнары эшчәнлеген хокукый һәм кадрлар белән тәэмин итү» номинациясендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының юридик бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Диана Рөстәм кызы Гарифуллина җиңүче булды.
Быел конкурс 9нчы мәртәбә уздырыла. Бу юлы анда катнашу өчен 33 дәүләт органыннан 71 хезмәткәр гариза биргән.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Татарстанның барлык дәүләт органнары җитәкчеләре катнашында узды. Конкурс лауреатлары дипломнарын җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тапшырды.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллективы Диана Рөстәм кызы Гарифуллинаны котлый, киләчәктә дә һөнәри уңышлар һәм Татарстан Республикасы хакына масштаблы идеяләрнең тормышка ашуын тели!