Яр Чаллыда кардиологлар һәм терапевтларның республика мәктәбе

2025 елның 17 ноябре, дүшәмбе

Шимбә көнне Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә Республика кардиологлар һәм терапевтлар мәктәбе узды. Анда автоградтан һәм республика районнарыннан 156 тыңлаучы катнашты.

Докладчылар:
- Альберт Галявич, Идел буе федераль округының штаттан тыш баш кардиологы, профессор, КДМУның кардиология кафедрасы мөдире, Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең кардиология юнәлеше җитәкчесе;
- Зөлфия Ким, ТР ССМ штаттан тыш баш кардиологы, КДМУ кардиология кафедрасы профессоры, М.Н. Садыйков ис. 7 нче Шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары;
- Люция Фәйсханова, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина профилактикасы буенча штаттан тыш баш белгече, КДМУның госпиталь терапиясе кафедрасы доценты;
- Светлана Якупова, ТР ССМ штаттан тыш баш ревматологы, КДМУның госпиталь терапиясе кафедрасы доценты;
- Лариса Балеева, КДМУның кардиология кафедрасы доценты;
- Луиза Бареева, Республика клиник хастаханәсенең эндокринология бүлеге мөдире;
- Зөлфия Галиева, КДМУның кардиология кафедрасы доценты.

Хезмәттәшләр клиник очраклар, йөрәк-кан тамырлары һәм башка авыруларны диагностикалау һәм дәвалау турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International