Бүген Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең балалар реанимация бүлеген ачу тантанасы булды

2025 елның 18 ноябре, сишәмбе

800 кв. метрдан артык мәйданда төзелеш-монтаж эшләре башкарылды, бу койка санын арттырырга мөмкинлек бирде, балалар анестезиология-реанимация бүлеге хәзерге заман медицина җайланмалары һәм җиһазлары белән тулыландырылды.

Исегезгә төшерәбез, Профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе  Казан шәһәренең һәм Татарстан Республикасының йогышлы авырулы өлкән һәм балалар халкына, шул исәптән кечкенә яшьтәге балаларга, тәүлек буе махсуслаштырылган ярдәм күрсәтә. Расланган маршрутлаштыру буенча, кискен йогышлы авырулы барлык балалар, яңа туган һәм 6 айга кадәрге балалар арасында йогышлы патологиянең уртача авыр формалары әлеге хастаханәгә озатыла.

Элегрәк кечкенә пациентларны хастаханәгә салу 2006 елда төзелгән клиниканың иске корпусында урнашкан бүлекләргә башкарылган. Балалар реанимация бүлеген балалар стационарларына куела торган хәзерге заман таләпләренә туры китерү өчен реконструкцияләү турында карар кабул ителде. Быелның 1 июненнән балалар анестезиология-реанимация бүлеген реконструкцияләү буенча төзелеш-ремонт эшләре башланды, аның нәтиҗәләре буенча 826,2 кв.м мәйданда койка куәтлеге 9 койкага кадәр арттырылды, бүлек хәзерге заман медицина җайланмалары һәм җиһазлар белән тулыландырылды, өстәмә техник бүлмәләр бирелде.

Шулай ук бу чорда 2 нче стационар бүлеккә һәм азык-төлек блогына капиталь ремонт ясалган. Биналарга капиталь ремонт ясалды, инженер системалары, сантехника, электр һәм аз агымлы җайланмалар алыштырылды, вентиляция системасын монтажлау, мебель һәм медицина җиһазлары сатып алу эшләре башкарылды.

Әлеге эшләр республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 233 053,43 мең сум күләмендә акчалар хисабына башкарылган. Бүгенге көнгә барлык планлы эшләр тәмамланган: ремонтланган гомуми мәйдан 2 440,9 кв. м. Проектны гамәлгә ашыру «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

2 нче номерлы стационар бүлеккә балаларны госпитализацияләү 2025 елның 11 ноябреннән яңадан башланды, бүген балалар өчен анестезиология-реанимация бүлеге ачылды.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев: "Бу безнең өчен истәлекле вакыйга.  Без йогышлы авырулар хастаханәсенең балалар бүлегендә ремонтның төп этабын төгәлләдек. Әниләр өчен дә, балалар өчен дә менә дигән шартлар тудырылды».

Үткәрелгән чаралар медицина ярдәме күрсәтү дәрәҗәсен, кечкенә пациентларның һәм аларны тәрбияләүчеләрнең уңайлылыгын һәм куркынычсызлыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International