А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе тәҗрибәсен Бөтенроссия йөрәк-кан тамырлары хирурглары съездында тәкъдим иттеләр

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе

А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе табиб-кардиологы Алексей Краснов йөрәк-кан тамырлары хирургларының XXXI Бөтенроссия съездында доклад белән чыгыш ясады. Чара 16 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр Мәскәүдә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы «А.Н. Бакулева ис. ССХ НМИЦ» ФДБУдә уза.

Алексей Евгеньевич коронавирус инфекциясе вакытында кискен миокард инфаркты турында сөйләде: үлем очракларына анализ ясады. Үзенең чыгышында ул мультидисциплинар бригадаларга керүче тар белгечләрнең кардиология төркеменең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International