«Салават Күпере» поликлиникасы базасында вакциналарны саклаганда һәм күчереп йөрткәндә дөрес температура режимын саклау мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә узды.
Чарада Казан һәм Татарстан Республикасы медицина оешмаларыннан 50дән артык белгеч — эпидемиологлар, прививка кабинетларының шәфкать туташлары катнашты. Катнашучылар «салкын чылбыр» ны үтәүгә актуаль таләпләр, термоконтейнер һәм суыткыч җиһазлар белән эшләү үзенчәлекләре турында фикер алыштылар, шулай ук типик хаталарны һәм аларны булдырмау юлларын ачыкладылар.
Татарстан Республикасының штаттан тыш баш эпидемиологы Д.В. Лопушов һәм Мәскәүдән чакырылган эксперт, эпидемиолог О.Н. Антипов семинарның мактаулы кунаклары булдылар. Аларның чыгышлары вакциналарның нәтиҗәлелеге һәм куркынычсызлыгының төп факторы буларак температура режимын төгәл үтәүнең мөһимлеген ассызыклады.
