Инде биш ел лицейда 8-11 сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү кысаларында медицина өлкәсе актив үсеш ала. Балалар булачак һөнәр нигезләрен тирәнтен өйрәнәләр, Казан медицина университетында дәресләргә йөриләр, профильле олимпиадаларда катнашалар.
Чираттагы этап вакытында укучыларга Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе белән танышу мөмкинлеге бирелде. Беренче тукталыш ашыгыч медицина ярдәме станциясе булды. Биредә алар өчен җентекле экскурсия уздырдылар, ашыгыч ярдәм бригадалары эшенең үзенчәлекләре, оперативлыкның мөһимлеге турында сөйләделәр.
Лицей белән бу юнәлештә хезмәттәшлек дәвам итәчәк. Мондый очрашулар укучыларны рухландырыр һәм киләчәкне билгеләргә ярдәм итәр дип ышанабыз. Бәлки, нәкъ менә монда бу егетләрнең кайсыдыр мөһим карар кабул итәр – гомерләрне коткару.